Назад к списку

Концерт "Әниләрнең кадерен белик"

        26 ноябрь кичендә мәдәният йорты сәхнәсендә Әниләр көненә багышланган бик күркәм бәйрәм концерты узды. 

          Үзешчәннәр һәм балалар коллективлары тәкъдим иткән җыр-биюләр һәм башка номерлар чын мәгънәсендә әниләр һәм дәү әниләр өчен иң кадерле бүләк булды. Концерт алдыннан оештырылган "Каз өмәсе" фестивале килгән кунакларны мәдәният хезмәткәрләре сәхнәләштергән театраль күренеш, кул осталары каз-мамыктан иҗат иткән эшләнмәләр күргәзмәсе, авыл җирлекләре һәм мәгариф оешмалары тәкъдим иткән кош итеннән милли ризыклар белән таң калдырды.