Март, символизирующий весенние ручейки, тёплое солнышко, возрождение природы, наверное, ждут все. Вот и нынешний первый месяц весны, несмотря на холодную погоду, не разочаровал.
5 марта на центральной площади села Муслюмово была организована ярмарка. Большая концертная программа, представленная художественной самодеятельностью районного и сельских культурно-досуговых учреждений, придала мероприятию праздничную атмосферу.
Март аен һәр кеше дә түземсезлек беләк көтәдер, мөгаен. Быелгы язның беренче ае кояшлы, җылы көннәре белән сөендермәсә дә, күңелле вакыйгаларга бай булды.
5 мартта Мөслим авылының төп мәйданында ярминкә гөрләде. Район, авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре көче белән оештырылган зур концерт әлеге чарага бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге өстәде.
-----------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------
Одному из самых прекрасных праздников Международному женскому дню были посвящены мероприятия разного формата практически в каждом культурно-досуговом учреждении района. Районный дом культуры 8 марта собрал милых женщин на большой праздничный концерт, на котором их поздравил руководитель Исполнительного комитета района А.Р. Хузин. Альберт Робертович также вручил дипломы победительницам зонального тура и участницам Республиканского конкурса "Женщина года". Перед зрителями выступили творческие коллективы и солисты Районного дома культуры, детские танцевальные ансамбли, чьи номера вызвали бурю оваций.
Иң матур бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган төрледән-төрле чаралар һәр авыл мәдәният учагында гөрләп узды. 8 март кичендә Район мәдәният йортында да зур бәйрәм концерты булды. Гүзәл затларны район Башкарма комитеты җитәкчесе А.Р. Хуҗин тәбрикләде. Шулай ук, Альберт Робертович "Ел хатын-кызы" республика конкурсында катнашучыларга һәм зона туры җиңүчеләренә дипломнар тапшырды. Тамашачы сәхнә тоткан район мәдәният йорты иҗат төркемнәре һәм солистлары, балалар бию ансамбльләре чыгышларыш көчле алкышларга күмде.