В течение трёх месяцев, с ноября по январь, театральные коллективы сельских культурно-досуговых учреждений показали около трёх десятков новых спектаклей. Жюри пришлось нелегко, так как все постановки были хорошо подготовлены: заметно улучшилась игра самодеятельных актёров, тщательно продуманы костюмы и декорации. На заключительный, финальный этап прошли Старо Карамалинский, Салауз Муханский, Митреевский, Старо Варяшевский, Тогашевский, Новоусинский театральные коллективы. В январе и феврале спектакли финалистов можно было увидеть на сцене Районного дома культуры им. Зифы Басыровой.
Здесь же состоялось и торжественное мероприятие, посвященное закрытию конкурса. 21 февраля зрители вновь встретились с любимыми героями, вспомнили наиболее яркие эпизоды спектаклей, получили возможность поприветствовать режиссёров постановок и актёров - своих земляков, и, конечно же, стали свидетелями самых волнующих моментов - награждения победителей фестиваля, а ими признаны все финалисты. Заместитель Главы Муслюмовского муниципального района Ахметзянов Азат Музагитович поздравил победителей, вручил дипломы и сертификаты на приобретение компьютерной техники. Дипломами также награждены Ильнур Каримов (Старо Карамалинский народный театр) и Владимир Кононов (Новоусинский театральный коллектив) за лучшую мужскую роль; Разиля Хабибуллина (Митреевский народный театр) и Фаузария Бадертдинова (Тогашевский театральный коллектив) за лучшую женскую роль; Ильназ Мурзаханов (Митреевский народный театр) как лучший дебютант.
Всем коллективам желаем дальнейших творческих успехов!
Өч ай дәвамында авыл мәдәният йортларының театр коллективлары өч дистәгә якын яңа спектакль күрсәттеләр. "Жюрига җиңел булмады, чөнки барлык спектакльләр дә яхшы әзерләнгән иде: үзешчән актерларның уены сизелерлек яхшырган, костюмнар һәм декорацияләр җентекләп уйланган", - ди район мәдәният йорты режиссёры Синара Яббарова. Бәйгенең финал этабына Иске Карамалы, Салауз Мухан, Метрәй, Иске Вәрәш, Тугаш, Яңа Усы театр коллективлары үтте, аларның чыгышларын январь - февраль айларында Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә күрергә мөмкин иде.
Йомгаклау тантанасы да шунда ук 21 февраль кичендә узды. Чара Мөслим халык театр коллективы башкаруында Г.Камалның “Беренче театр” комедиясеннән өзек белән башланып китте.Яңа Усы авылы үзешчән театр коллективы башкаруында Г.Насрыйның “Яшел эшләпә” комедиясеннән, Иске Вәрәш авылы халык театры А.Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” драмасыннан, Тугаш авылы үзешчән театр коллективы Т.Миңнуллинның “Йөрәк маем” комедиясеннән, Иске Карамалы авылы халык театры Д.Салиховның “Микүләй дәдәйнең бөер ташы” комедиясеннән, Метрәй авылы халык театры А.Әхмәтгалиеваның “Күз нурларым” драмасыннан, Салауз- Мухан авылы үзешчән театр коллективы З.Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл” комедиясеннән өзекләр тәкъдим итте. Тамашачы һәр чыгышны яратып каршы алды. Фестивальдә уңышлы чыгыш ясаган һәр коллективны да Мөслим муниципаль районы Башлыгы урынбасары Азат Мөҗәһит улы Әхмәтҗанов тәбрикләде. Аларга диплом һәм компьютер техникасы алырга сертификатлар тапшырылды. Шулай ук, дипломнар белән "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә җиңүчеләр Илнур Кәримов (Иске Карамалы халык театры) һәм Владимир Кононов (Яңа Усы театр коллективы), "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинацисендә - Рәзилә Хабибуллина (Метрәй халык театры) һәм Фәүзәрия Бәдертдинова (Тугаш театр коллективы), "Дебют" номинациясендә - Илназ Морзаханов (Метрәй халык театры) бүләкләнделәр.
Барлык коллективларга да киләчәктә зур уңышлар телибез!
_________________________________________________________________________________________________________________________