14 апреля в районном доме культуры состоялось собрание Республиканской общественной организации татарских женщин “Ак калфак”, На мероприятии присутствовала председатель организации Идрисова Кадрия Раесовна.
Как всегда Муслюмовцы были на высоте! Гостей ждала торжественная встреча с музыкой и чак-чаком. В фойе дома культуры была организована большая выставка рукоделия, вызвавшая всеобщее восхищение.
В ходе пленарной части схода представительницы местной организации «Ак калфак» отчитались по своей деятельности. При участии местного представительства "Ак калфак " в нашем районе совершается много добрых дел, организуются мероприятия, направленные на сохранение духовного наследия, возрождение народных традиций и обычаев, до подрастающего поколения доводятся истинные ценности нашего народа.
Гость собрания, заслуженный работник культуры Татарстана, поэтесса Лилия Садриева отмечает 60-летний юбилей, в связи с чем она приняла поздравления и была награждена Благодарственным письмом Исполнительного комитета Всемирного конгресса татар за многолетний самоотверженный труд в области развития национальной культуры и поздравительным адресом Главы района. Таким же Благодарственным письмом награжден и народный писатель Фоат ага Садриев. Руководитель Муслюмовской местной организации Эльвира Гараева награждена благодарственным письмом за плодотворную работу во Всемирной общественной организации татарских женщин "Ак калфак", директор краеведческого музея Назила Бадертдинова - Почетной грамотой Главы района за плодотворный труд в деятельности общественной организации "Ак калфак", Таслима Шаймиева из с. Большой Чекмак, Филиза Фарухшина из д. Новые Карамалы и Илюса Исламова из с. Баланлы - Благодарственными письмами Главы района. Мероприятие сопровождалось концертными номерами.
Подводя итоги схода, Кадрия Идрисова ознакомила с деятельностью Всемирной организации "Ак калфак " и рассказала о вкладе женщин в сохранение нации. «И благополучие семьи, и будущее нации в руках женщин. Ведь ребенок с момента зачатия и на протяжении всей жизни не теряет связь с матерью. Для ее укрепления необходимо жить, работать, опираясь на национальные, духовные традиции», - сказала она. Приводя многочисленные примеры Кадрия ханум провела живую и интересную беседу. Эта встреча в душе каждого участника оставила яркий след.
***********************************************************************************************************************************************************************************************
14 апрель көнне районыбызда "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыятенең җыены узды.Шул уңайдан Мөслимгә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы килде. Мөслимлеләр башкала кунакларын чәк-чәк, татар уен кораллары моңнары белән каршы алды. Кунаклар иң элек уңган-булган райондашларыбызның кул эшләре күргәзмәсен күзәтте, аннан алар залга үтте.
Җыен барышында районыбыз «Ак калфак» оешмасы вәкилләре эшчәнлекләре буенча хисап тотты. «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте вәкилләре белән бергәлектә җирлегебездә рухи мирасыбызны саклау, гореф-гадәтләребезне торгызу, милләтебезнең асыл кыйммәтләрен яшь буынга җиткезү кебек игелекле эшләр бихисап башкарыла.Балаларыбызга аң-тәрбия бирүдә Мөслимебездә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрьләребезнең дә өлеше бик зур. Алар чараның мәртәбәле кунаклары булдылар һәм тамашачыга үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр.
Җыенның тантаналы өлешендә шагыйрә Лилия Садриева милли мәдәниятне үстерү өлкәсендә күпъеллык фидакаръ хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан Мөслим районы Башлыгы котлау адресы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән, халык язучысы Фоат ага Садриев милли мәдәниятебезне үстерү өлкәсендә күпъеллык фидакарь хезмәте өчен БТК Башкарма комитеты Рәхмәт хаты белән, Мөслимдәге җирле оешма җитәкчесе Эльвира Гәрәева «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасы каршында нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән, җирле аккалфаклы «Туган як» музее җитәкчесе Нәзилә Бәдертдинова «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы эшчәнлегендә нәтиҗәле хезмәте өчен район Башлыгы Почет грамотасы белән, Олы Чакмак авылыннан Тәслимә Шәймиева, Яңа Карамалыдан Филиза Фарухшина һәм Баланлы авылыннан Илүсә Исламова җирле «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы эшчәнлегендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен район Башлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Чара җыр һәм нәфис сүз белән үрелеп барды. Җыенның кунагы, бу көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Лилия Садриева туган көн котлаулары кабул итте.
Җыенга йомгак ясап Кадрия Идрисова «Ак калфак» оешмасы алып барган эшчәнлек белән таныштырды һәм хатын-кызларның милләтне саклаудагы өлеше турында сөйләде. «Гаиләнең тоткасы да, милләтнең киләчәге дә хатын-кызлар кулында. Чөнки бала яралганнан алып, бөтен гомер буена әнисе белән булган бәйләнешне югалтмый. Аны ныгыту өчен милли, дини гореф-гадәтләргә таянып яшәргә, эшләргә кирәк», - диде ул. Күпсанлы мисаллар ярдәмендә Кадрия ханым бу хакта кызыклы әңгәмә корды.Очрашу бик мәгънәле һәм файдалы узды, һәр катнышучының күңеленә якты хәтирә булып кереп калды.